"Нәүрүз" бәйрәме
15 март көнне, "Нәүрүз" бәйрәменә әзерлек оештырылды. Элек - электән әби - бабаларыбыз Ай һәм Кояш календаре буенча яшәгән. Ул 21 мартка туры килгән. Татарлар аны "Нәүрүз" ае диеп йөрткәннәр. "Нәүрүз" - язгы бәйрәм. Бу гүзәл бәйрәм көнендә кешеләр бер - берсенә кунакка йөриләр, бер - берсенә булган үпкәләрен оныталар, җырлыйлар, бииләр, күңел ачалар.