"Без наркоманиягә каршы"
2 март көнне, "Без наркоманиягә каршы" - дигән тамга астында укучылар белән әңгәмә үткәрелде. Наркоманлык - котычкыч авыру. Наркотиклар куллану нәтиҗәсендә: авыруларга каршы тору көче кими, иммунитет кими, йөрәк, эчке әгъзәларның эшчәнлеге бозыла,йогышлы авырулар белән зарарлану куркынычы арта, наркотик куллану ахыргы чиктә үлемгә китерә. Әңгәмә барышында,укучыларга кисәтү ясалды. Үз -үзеңдә ихтыяр көче тәрбияләргә, "Юк" дип әйтә белергә. Үз алдыңа дөрес максат куеп яшәргә . Стрессларга каршы тора белергә өндәлде.