"Мәңге төзәлмәс яра"
15 февраль көнне илебез Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылган көнен искә ала. 1989 елдан башлап бу көн илебездә Әфганчылар көне буларак билгеләп үтелә. Моннан 33 ел элек ерак Әфганстан җиреннән ил куйган бурычларын намус белән үтәп,соңгы совет солдаты чыгарылды. 1979 -1989 елларда хезмәт иткән Әфганчы ир - егетләребезне хөрмәтләү, чит җирләрдә башларын салган якташларыбызны искә алу. аларның якыннарының хәлен белү көне булып тарихка кереп калды.