"Ул шомлы көннәрдә"
1 февраль көнне, китапханәдә Бөек Ватан сугышы тарихында зур әһәмияткә ия булган дата - 900 көн буе камалышта калган Ленинград шәһәренең фашистлардан азат ителүе. Шуд уңайдан бу көннәрдә мәктәпләрдә,китапханәләрдә,мәдәният йортларында төрле патриотик чаралар үткәрелде. Укучыларга Ленинград блокадасының Бөек Ватан сугышында иң героик һәм хәвефле чор икәнен аңлатудан башланды. Ленинград блокадасы вакытында кеше башына бирелүче 125 граммлы ипи кисәге көндәлек нормага алынган. Сугышка кадәр Ленинградта 3 миллион 200 мең кеше яшәгән булса, сугыштан соң 1 миллионнан аз кеше калган, күбесе ачлыктан һәм салкыннан үлгән. Бөек Ватан сугышы елларында чолганышта калган кешеләрнең батырлыгы һәм фаҗигасы турындагы чаралар тарихи хәтерне саклау максатыннан зур тәрбияви көчкә ия.