"Китапханәгә сәяхәт"
18 сентябрь көнне,башлангыч сыйныф укучылары белән китапханәгә сәяхәт үткәрелде. Китапханәнең төп байлыгы китаплар булса, иң кадерлесе андагы китапларны укырга яратучының күп булуы. Китапханә - беренчедзн, матур әдәбият дөньясы булса, икенчедән, тылсымлы вакыйгалар иле. Анда язучылар белән очрашасын, яңалыкларны белергә омтыласың. Укучыларга китапка мәхәббәт тәрбияләү, белемнәрен тирәнәйтү ниятеннән чыгып мәгълүмәти дәресләр, әдәби әңгәмәләр үткәрәбез. Шулай итеп, даими рәвештә, китап сөючеләрне яңа китаплар һәм язучылар белән таныштырып барабыз.