"Галәмдә кеше"
12 апрель көнне,кеше беренче тапкыр җиһанга аяк басканга 60 ел тулды. Бу вакыйга бөтен дөнья өчен зур ачыш булды.СССР җиһан киңлекләрен үзләштерүдә Американы узып китте. Галәмдәге тәүге кеше - СССРдан. Шулай 1961 елның 12 апрель көнендә җиһанга 108 минутка сузылган сәяхәт мәңгегә тарихка кереп калды. Кораб җиһанга күтәрелеп,ул вакытта күз алдына да китереп булмаслык тизлектә Җир шарын урап чыкты. Бу датаны Юрий Гагарин Җир шары орбитасы тирәли тәүге очыш ясаганнан соң нәкъ бер ел узгач 1962 елдан СССРда бәйрәм сыйфатында билгели башладылар.