Чиршинская сельская библиотека - филиал № 35

"Мәңге төзәлмәс яра" китаплар кургәзмәсе

15 февраль көнне "Мәңге төзәлмәс яра" дип исемләнгән патриотик чара үткәрелде. Бу чарада ерак Әфганстан җирләрендә гомерләре өзелеп мәңге яшь булып калган солдатлар һәм ул дәһшәтле көннәрнең шаһиты булып яшәүче исәннәр хакында әңгәмә алып барылды. 1989 елдан башлап бу көн "Әфганчылар көне" буларак билгеләп үтелә. Бу Әфганчы ир - егетләрне хөрмәтләү,чит җирләрдә башларын салган якташларыбызны искә алу.