Чиршинская сельская библиотека - филиал № 35

"Ул шомлы көннәрдә"- әңгәмә

Авыл китапханәсе,мәдәният йорты белән берлектә Ленинград блокадасы өзелүгә 75 ел тулу уңаеннан "Ул шомлы көннәрдә" дип исемләнгән патриотик тәрбияви әңгәмә үткәрелде. 27 гыйнвар көнне Бөек Ватан сугышы вакытында Ленинград блокадасы өзелүгә 75 ел тулды. Ленинград шәһәре халкы 900 көн буе фашистлар камалуында булган. Ач үлемле,канлы камалуда бик аз кешеләр генә исән калган. Укучы балалрга сугыш турында,Ленинград камалышы турында бай эчтәлекле чыгыш ясалды,күргәзмә эшләнде,балаларның сорауларына җаваплар бирелде. Әңгәмә "Без бүгенге көндә тыныч,матур тормышта яшибез,горурланырга һәм сугышта башларын салганнарны беркайчанда онытмаска тиеш" дигән сүзләр белән төгәлләнде.