"Сез иң гүзәл кеше икәнсез"
"Сез иң гүзәл кеше икәнсез" дигән темага тәрбия сәгатье,әңгәмә үткәрелде. Укытучы хезмәте авырда,җаваплы да,кызыклы да. Ул бик күп сабырлык,түземлек,күпкырлы белем,зыялылык,балаларга карата олы мәхәббәт һәм сайланган һөнәргә чиксез бирелгәнлек тәлап итә. Укытучы үзедә кайчандыр укучы булган. Аны да бит укытучылар сихри белем дөньясына алып кергән,үз хезмәтләренә соклану уятып артларыннан иярткән.