Чернышевская сельская библиотека - филиал № 34

Рәзинә Мөхиярга 65 яшь

Шагыйрә Рәзинә Мөхияр (Рәзинә Хәйбрахман кызы Мөхиярова) 1956 елның 26 маенда Башкортстанның Чакмагыш районы Аблай авылында туа. Аблай урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, 1974–1979 елларда Уфада Башкорт дәүләт университетының филология факультетында белем ала. 1979–1982 елларда Башкортстанның Дүртөйле районы Чишмә сигезьеллык мәктәбендә, 1982–1992 елларда Чаллы шәһәре мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбияты укыта. 1992 елдан Р.Мөхияр Чаллы дәүләт педагогика институтында эшли. 1994–1998 елларда читтән торып укып Казан дәүләт университеты аспирантурасында укый. 1999 елда профессор Ф.С.Сафиуллина җитәкчелегендә «ХХ гасырның 80–90 нчы елларында татар әдәби теле лексикасы үсеше» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый. Доцент, институтта татар теле һәм аны укыту методикасы кафедрасы мөдире вазифаларын башкара. Соңгы елларда татар шигырь поэтикасын өйрәнү буенча гыйльми тикшеренүләр алып бара, башка милләт балаларын татар теленә өйрәтү программаларын төзү һәм укыту кулланмаларын язу эшләрендә якыннан катнаша. Ул – гомуми белем бирү мәктәпләренең икенче һәм сигезенче сыйныф укучылары өчен язылган дәреслек авторларыннан берсе; гыйльми монография, берничә программа, методик кулланма, фәнни-методик мәкалә авторы. Шагыйрә буларак, Р.Мөхияр үзенең лирик шигырьләре белән көндәлек матбугат битләрендә узган гасырның туксанынчы елларында күренә башлый, ә соңгы биш-алты ел эчендә Чаллы һәм Казан нәшриятларында бер-бер артлы биш шигъри җыентыгын бастыра. Әдәби тәнкыйтьтә китаплары уңай бәяләнә, рецензия язучылардан татар шигъриятен тирән аңлаучы тел галиме Хәлиф Курбатов Р.Мөхиярның шигырь китапларын «гүзәл лирика хәзинәсе» дип атый. Р.Мөхияр – 2003 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. 

Тулырак: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42218918-34/news/admin/news/create/