Уньбинская сельская библиотека - филиал № 32

«Утлы еллар кайтавазы»

Ленинградның тиңдәшсез батырлыгы  тарихка  кереп калды. Шәһәр бирешми. Ул үзен  геройларча яклый. Шәһәргә ил ярдәм итә.

         Бу көннәрдә «Блокада икмәге» Бөтенроссия хәтер акциясе үткәрелә. Чарада катнашучыларга Ленинградта яшәүчеләр кичергән авырлык-михнәтләр турында мәгълүматлар җиткерелде. Акция символы – 125 грамм авырлыктагы икмәк кисәге. Бу – блокада дәвамында Ленинградта һәр кеше өчен билгеләнгән көндәлек норма.
Китапханәдә Ленинград блокадасы  истәлегенә нигезләнеп ясалган видеоролик күрсәтелде. Чараның төп максаты: тарихи хәтерне саклау, укучыларда патриотизм хисе булдыру, халкыбызның батырлыгы үрнәгендә горурлык хисләре тәрбияләү.