Матбугат битләреннән...
3 августта китапханәгә килүче газета-журналларга күзәтү булды. Газета- журналлар белән даими танышып бару, бер яктан, дөньяга карашны киңәйтүдә, мәгълүмати хәбәрдарлыкны баетуда зур роль уйнаса, икенче яктан, сөйләм культурасын үстерергә дә ярдәм итә. Китапханәбезгә барысы 17 исемдәге газет - журнал килә. Вакытлы матбугатның күп булуы китапханәбезгә укучыларны көннән-көн күбрәк җәлеп итә. Бигрәк тә газет- журналлар укырга урта яшьтәге һәм өлкән буын укучыларыбыз тартыла. Очрашуда китап укучылар газета- журналларда дөнья күргән кызыклы язмалар турында сөйләштеләр, фикерләр алыштылар. Укучылар журналлардагы табышмакларга, башваткычларга җаваплар таптылар. Иң зирәкләргә призлар бирелде.