Алмаз Гыймадиевка - 50.
Китапханәдә Aлмаз Марс улы Гыймадиевка 20 июльдә 50 яшь тулу уңаеннан китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Балалар аның тормыш юлы, иҗаты белән якыннан таныша алалар.
Балалар өчен чыккан китаплары: “Тә-нә-фес, яки Маҗаралы хәлләр”, “Хуш, Тамчыгөл!”,” Без андый малай түгел!”,” Ниязның рекордлар китабы”.
А.Гыймадиевның хикәяләре композицион яктан җыйнак, сюжетлары маҗаралы хәлләргә корылган булулары белән җәлеп итә, аларда балаларның көндәлек тормышта – мәктәптә, шәһәр урамында, авыл болын-кырларында бер-берсенә карата эчкерсез мөнәсәбәтләре, шаянлыклары, характер үзенчәлекләре кызыклы детальләр, тормышчан вакыйга-эпизодлар аша сүрәтләнә. Аның китапларын укысагыз, кәефегез һәрвакыт яхшы булыр.