Уньбинская сельская библиотека - филиал № 32

«Россия – минем Ватаным»

12 июньдә илебез дәүләт бәйрәмен — Россия көнен билгеләп үтә. Бу зур патриотик бәйрәм, милли бердәмлек һәм гражданлык дөньясы символы. Китапханәдә балалар белән "Россия - минем Ватаным!"дип исемләнгән чара үткәрдек. Әлеге чараны үткәрүнең максаты: үз Ватаныңа, илнең дәүләт символларына карата горурлык һәм хөрмәт хисләре тәрбияләү; Россия көненә күмәк аппликация эшләү; бәйрәм кәефе булдыру. Бәйрәм ахырында Россия көне символы буларак- тасмалар таратылды, истәлекле бүләкләр бирелде.