15 май – ХАЛЫКАРА ГАИЛӘ КӨНЕ!!!
Гаилә гомер - гомергә яшәешнең башлангычы булды.
Гаилә – ул җылылык, мәхәббәт, ышаныч учагы. Аның төп бурычы – балалар үстерү, аларга лаеклы белем бирү, тормышта үз юлларын табарга өйрәтү. Галәмдә кар бөртекләре дә бер - берсенә охшамаган. Кеше язмышлары турында сөйлиселә юк. Һәркайсыбызның үз юлы, үз сукмагы бар.
Сезгә бу күркәм бәйрәмдә чын йөрәктән иминлек, матур, тату, тигез тормыш, бәхетле көннәр телибез. Гаилә учагы тормыш зилзиләләреннән саклап, үзенә тартып торсын, ата-аналар белән балалар арасындагы мөнәсәбәтләр җылы, ихтирамлы булсын! Бәйрәм белән, дуслар!
https://vk.com/id175833150?w=wall175833150_5728%2Fall