Уньбинская сельская библиотека - филиал № 32

Һәрвакыт укыйк Китап!

Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы беренче тапкыр 1943 елда, күренекле балалар язучысы Лев Кассиль тәкъдиме белән үткәрелә.
Авыр сугыш елларында балаларның күңелен күтәреп җибәрү, аларны рухларындыру максаты белән 1943 елның 25 мартында балалар язучылары бәйрәм оештыралар. Биредә Самуил Маршак, Корней Чуковский, Лев Кассиль, Агния Барто, Сергей Михалков кебек атаклы язучылар катнашалар.
Алар балаларга үзләренең шигырьләрен сөйлиләр, әсәрләреннән өзекләр укыйлар, үз иҗатлары турында фикерләре белән уртаклашалар, балаларның сорауларына җавап бирәләр, күңелле әдәби уеннар үткәрәләр. Бәйрәм бары бер көн генә була.
Моның бик аз булуын оештыручылар да аңлый һәм 1944 елда башлап китап бәйрәме бер атна дәвамында уздырыла. Күп еллар буе бәйрәмне Корней Иванович Чуковский алып бара.
Татарстанда Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы беренче тапкыр 1946 елда Республика балалар китапханәсендә бәйрәм ителә.

https://vk.com/id175833150?w=wall175833150_5679%2Fall