Уньбинская сельская библиотека - филиал № 32

" Кече күңелле олы галим "

Әдәби тәнкыйтьче һәм әдәбият галиме Фоат Галимулла улы Галимуллин 1941 елның 21 мартында Татарстанның Кукмара районы Арпаяз авылында туган. Әтисе Галимулла 1941 елның декабрендә, нәкъ утыз яшендә, Мәскәү янындагы сугышларның; берсендә һәлак була. Әнисе Нурхәят өч баласын тәрбияләп үстерә.
Фоат Галимулла улы башлангыч белемне туган авылында ала. 1955 елда Пычак җидееллык мәктәбен тәмам льщ. Ике ел «Әсәнбаш» колхозында эшли. Тракторчы ярдәмчесе була, ат җигеп, төрле эшләр башкара.
Әмма буш вакыты булдымы китап укый. Бәхетенә күрә, күрше авылда китап фонды шактый бай китапханә була. Ул, андагы барлык китапларны укып бетергәч, район үзәгенә барып җитә. Бер үк вакытта авыл яшьләре һәм укытучылары белән концертлар һәм спектакльләр куюда катнаша. Шушы сыйфатларын күреп, аны 1957 елда клуб мөдире итеп билгелиләр. Монда эшләү өчен махсус әзерлек кирәк булуын аңлый һәм Алабуга мәдәният-агарту училищесына укырга керә.
1962—1965 елларда армия хезмәтен үтә. Радиомеханик һәм радиотелеграфист белгечлеге ала, радиостанция начальнигы була. Аны, башка эшләрдән азат итеп, подразделениенең комсомол комитеты секретаре итеп сайлыйлар- 1965—1967 елларда ул партиянең Кукмара райкомында һәм мәдәният өлкәсендә эшли. 1967 елда, зур конкурс үтеп, Татарстан Министрлар Советы каршындагы радио һәм телевидение комитетының дикторы итеп раслана.

https://vk.com/id175833150?w=wall175833150_5673%2Fall