Тирән тамырлар.
Язучы Галимҗан Ибраһимовның тууына 135 ел
Атаклы язучы, галим, күренекле җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе Галимҗан Гыйрфан улы Ибраһимов 1887 елның 12 мартында (иске стиль белән 28 февральдә) элекке Уфа губернасы Эстәрлетамак өязенең (хәзерге Башкортстанның Авыргазы районы) Солтанморат авылында туа. Аның әтисе Гыйрфан карт, озак еллар мәдрәсәдә укып, башта Троицк шәһәрендә мөгаллимлек иткән, ә соңыннан Солтанморатка кайтып мулла булган. 1910 елда, үләренә өч ел кала, ул муллалыктан ваз кичә һәм калган гомерен игенчелек белән үткәрә. Галимҗанның әнисе Бибихәсәнә апа исә, тумышы белән Троицк шәһәреннән булып, заманы өчен яхшы тәрбия алган белемле хатыннардан исәпләнгән.
Әти-әнисеннән укырга-язарга өйрәнгәннән соң, Галимҗан ике кыш Солтанмораттан биш-алты чакрым ераклыктагы Кешәкне авылы мәдрәсәсенә укырга йөри. Шул ук вакытта туган авылындагы өч класслы земство мәктәбендә русча башлангыч белем ала.