Нәкыш остасы.
Быел республикабыз татар профессиональ сынлы сәнгатенә нигез салган олуг рәссам - РСФСРның һәм ТАССРның халык рәссамы, Казах ССРның атказанган рәссамы, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Бакый Идрис улы Урманченың (1897-1990) 125 еллыгын билгеләп үтә. Бакый Урманче - татарда шундый киңкырлы талантка ия беренче рәссам. Ул бер үк вакытта нәкыш остасы да, график та, сынчы да, монументалист та, театр рәссамы да була, Татарстан сынлы сәнгатен үстерү белән бергә, Казахстан, Үзбәкстан сәнгатьләре үсешенә дә үзеннән бәяләп бетергесез зур өлеш кертә.
100 дән артык скульптура әсәре, 300 гә якын нәкыш картиналары, меңнәрчә графика әсәрләрен үз эченә алган иҗаты киң катлау тамашачыларга билгеле. Бакый Урманче әсәрләре Татарстанда һәм чит ил күргәзмәләрендә даими күрсәтелеп торыла. Аның эшләре Россия һәм БДБнең 20 музее фондында саклана.
Бакый Урманче 1976 елда Габдулла Тукайга багышлап, Тукай комплексын иҗат итә.
Тәкъдим ителә торган фотокүргәзмә бөек рәссамның юбилеена багышлап төзелде. Анда Бакый Урманченың тәрҗемәи хәле, тормышы һәм иҗаты турында мәкаләләр, истәлекләр, замандашларының рәссам турындагы фикерләре туплап бирелде.