Уньбинская сельская библиотека - филиал № 32

Фәннең дә үз көне бар.

Бүген – Россия фәне көне. 1727 елның 8 февралендә Россиядә Петр I карары нигезендә, Сенат указы белән Фәннәр академиясе оеша. 1925 елда ул - СССР Фәннәр академиясе, ә 1991 елда Россия Фәннәр академиясе итеп үзгәртелә. 1999 елда РФ Президентының 7 июнь Указы нигезендә, бу көнне Россия галимнәре бәйрәме гамәлгә куела. Үзенең фәнни мәктәпләре, дөнья дәрәҗәсендәге галимнәре белән дан тоткан Татарстанда да бу көн күпләр өчен һөнәри бәйрәм.

Фән  көне ул ниндидер котлауларга, яңа ачыш белән мактануга гына кайтып калырга тиеш түгел, тарихка исемнәре алтын хәрефләр белән язып куелган шәхесләребезне зурлау, искә алу, рәхмәт сүзләре җиткерү дә безнең намус эше. Галимнәр һәр өлкәдә бар, ә менә бөтен гомерен фәнгә багышла­ ган, үз мөмкинлекләрен буыннан-буынга тапшырып, зур династияләр булдырган галимнәр алай ук күп түгел”. Галим үзенең чыгышын кызыклы истәлекләр, матур хатирәләр сөйләп, студентларның йөзләрендә елмаю уятып тәмамлады. Фән көне – иҗади хезмәт, эшчәнлекләре рухи иреклек һәм шәхес үсеше символына әверелгән кешеләр бәйрәме...

https://vk.com/id175833150?w=wall175833150_5636%2Fall