Хәлиткеч Сталинград сугышы.
Россиядә ел саен 2 февральдә Сталинград сугышында совет гаскәрләренең немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итү көне билгеләп үтелә.
Сталинград сугышы – Бөек Ватан сугышында иң зур бәрелешләрнең берсе. 1943 елда бу көнне Совет армиясе Бөек Ватан һәм Икенче Бөтендөнья сугышлары барышында төп борылыш башлануын тәэмин итеп, Сталинград янындагы сугышта немец гаскәрләрен тар-мар иткән. “Сталинградны саклаучыларның батырлыгы – ныклык һәм каһарманлык үрнәге буларак тарихка кереп калган. Җирдәге тынычлык өчен ветераннарга баш иябез”.