"Илһам ул - тылсымлы бер халәт"
Галимҗан Гыйльманов 1957 елның 1 февралендә Башкортстанның Дүртөйле районы Әсән авылында колхозчы гаиләсендә туган. 1974 елда Әсән урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Г.Гыйльманов Казан университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Студент елларында мәгълүм "Әллүки" әдәби түгәрәгендә үзенең иҗади мөмкинлекләрен сыный, профессор Хатыйп Госман җитәкчелегендә "Шәехзадә Бабич: тормыш юлы һәм иҗат эволюциясе" исемле беренче гыйльми хезмәтен яза. Университетны уңышлы тәмамлагач, аны татар әдәбияты кафедрасы каршында аспирантурада калдыралар. Бер үк вакытта ул кафедрада өлкән лаборант, ассистент булып эшли, татар теле һәм әдәбияты бүлегендә, шулай ук әзерлек бүлегендә әдәбият тарихы буенча лекциялар укый.
Г.Гыйльманов балалар һәм яшүсмерләр өчен прозада да үзенә генә хас стилен, мәсләген тапты кебек, чөнки аның һәр әсәрендә кабатланмас ниндидер символик мәгънәгә ия деталь, фәлсәфи фикер, иң әһәмиятлесе, милли характер бар. Мисал итеп, «Язмышның туган көне», «Ике дус һәм ак бабай хакында кыйсса», «Бүреләр һәм Иоһанн Себастьян Бах», «Фәрештә», «Гөлләр дә елый», «Йорт иясе», «Тәкъдиргә юл», «Педагог», «Күңел күзең күрәме», «Ана сүзе», «Җанбалык», «Китек ай», «Илаһи көн», «Күңел күзең күрәме?», «Туган көнсез малай» һ.б. әсәрләрен китерергә мөмкин.
Галимҗан Гыйльманов Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2003). 1992 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Тулырак сылтама аша кереп укырга мөмкин.