Уньбинская сельская библиотека - филиал № 32

«Әдәбиятыбызның имән баганасы»

Татарстан Республикасының халык язучысы, прозаик һәм драматург Аяз Мирсәет улы Гыйләҗев 1928 елның 17 гыйнварында Татарстанның Сарман районы Чукмарлы авылында укытучы гаиләсендә туа. Бала чагы һәм мәктәп еллары Зәй районының Югары Баграж авылында уза. Авыл мәктәбенең тугызынчы сыйныфын тәмамлагач, унынчы сыйныфны Сарман урта мәктәбендә укый. 1948 – 1950 елларда ул – Казан дәүләт университеты студенты. Аңа да шәхес культының газапларын татырга туры килә. 

https://vk.com/id175833150?w=wall175833150_5624%2Fall