Дөньяда сүзем калыр.
Г.Әпсәләмов безгә “Ак чәчәкләрен” бүләк итүче язучы. “Ак чәчәкләр” романы кеше турында кайгыртучанлык,кешелеклелек,гуманизм идеясе белән сугарылган. Бу романның үзәгендә кешегә ярдәм кулын сузучы, ак күңелле кешеләр тора. Әсәрнең лирик исеме дә шуны аңлата булса кирәк: тереклек һәм бәхет символы ак чәчәкләр! Г.Әпсәләмов, һичшиксез, бай эчтәлекле, кызыксынып укырлык роман тудырган.
Ә аның бит моннан тыш күпсанлы хикәяләре, романнары бар. Мәсәлән, “Икенче гомер”, “Зәңгәр кыя”, “Алтын йолдыз”,”Мәңгелек кеше”,”Сүнмәс утлар” , “Газинур” һ.б.