Уньбинская сельская библиотека - филиал № 32

Мирхәйдәр Фәйзи - юбиляр язучы.

Мирхәйдәр Фәйзи 1891 елның 31 октябрендә Оренбург өлкәсенең Орск өлкәсе Күкшел авылында туган. Кечкенә Мирхәйдәр авылда чакта ук абыстайлардан сабак ала. Шәһәргә күчкәч, ике ел Орски мәдрәсәсендә укый. 1905 елда иң алдынгы мәдрәсәләрнең берсе саналган Ырынбурдагы «Хөсәения» мәдрәсәсендә белем ала.

Мирхәйдәр Фәйзи үзенең кыска иҗат дәверендә 16 оригиналь сәхнә әсәре яза, 7 пьеса тәрҗемә итә, халык җырлары җыентыгын төзи, 200 дән артык шигырь, дистәләгән хикәя яза, 70 көндәлек дәфтәре калдыра.

Кече яшьтән үк килгән йөрәк авыруы, соңрак башланган үпкә туберкулезы язучының сәламәтлеген тәмам какшата һәм гомерен чикли – Мирхәйдәр Фәйзи 1928 елның 9 июлендә Башкортстанның Баймак шәһәрендә вафат була һәм шунда җирләнә.

https://vk.com/id175833150?w=wall175833150_5597%2Fall