Уньбинская сельская библиотека - филиал № 32

Чатыр тау җиле.

Танылган әдип – шагыйрь, прозаик һәм драматург Марсель Баян улы Галиев 1946 елның 8 октябрендә Татарстан Республикасының Азнакай районы Балтач авылында игенче гаиләсендә дөньяга килә. Башлангыч мәктәпне туган авылында, сигез сыйныфны шул ук райондагы Туйкә авылы мәктәбендә, унберне исә 1964 елда Азнакайның 1 нче номерлы урта мәктәбендә укып тәмамлагач, гаскәри хезмәткә алынганчы бер ел Азнакайдагы төзелеш оешмасында (СМУ-29) рәссам-бизәүче булып эшли. Армиядә чагында (1965–1968) Пермь шәһәрендә кече авиабелгечләр әзерли торган берьеллык хәрби мәктәпне бетереп, хезмәтен Белоруссиянең Бобруйск шәһәрендә, дивизия штабында дәвам иттерә. 

Марсель Галиев, нигездә, поэзия һәм проза жанрларында иҗат итә. Матбугатта беренче шигырьләре һәм хикәяләре үткән гасырның җитмешенче елларында күренә башлый, бер төркем шигъри әсәрләре 1970 елда яшь шагыйрьләрнең күмәк җыентыгына («Беренче карлыгачлар») кертелә, ә 1979 елда «Еллар чалымы» исеме белән шигырьләре тупланган мөстәкыйль җыентыгы, 1980 елда ике лирик повестен һәм хикәяләрен эченә алган «Ул чакта» исемле проза китабы дөнья күрә. Бу җыентыклар икесе дә әдәби тәнкыйть һәм укучылар тарафыннан уңай бәяләнә. Беренче китапларыннан соң узган өч дистә еллар дәвамында әдипнең иҗат активлыгы, бигрәк тә проза өлкәсендә, артканнан-арта бара. Аның кеше җаны-рухындагы тирән уй-хис тирбәлешләрен заман, туган җир, туган табигать һәм тарихи хәтер белән бәйләп, тормыш вакыйгаларын югары сәнгать кимәлендә калку итеп гәүдәләндергән «Ерак урман авазы» романы, «Ак абагалар», «Нигез», «Алтын тотка» кебек лирик повестьлары һәм хикәяләре ике гасыр арасы татар интеллектуаль прозасының яңа бер казанышы итеп бәяләнергә хаклы.

https://vk.com/id175833150?w=wall175833150_5567%2Fal