"Кыз - әбиләр"
"Сугыш хатын - кыз йөзе түгел" дип исемләнгән мәгълүмат сәгате узды. Аның максаты - Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм тылда хезмәт куйган хатын-кызларның, сугыш чоры балаларының батырлыгы турында хәтерне саклау.
Китапханәче укучыларга хәрби хезмәт хатын-кызлар өчен түгел дисәләр дә, Бөек Ватан сугышы елларында алар да ир-егетләр белән беррәттән яу кырындагы авырлыкларны үз җилкәләрендә күтәрүләрен сөйләп, "У войны не женское лицо" презентациясе аша тулы күзаллау булдырды. "Женщины на войне" күргәзмәсеннән "Кыз - әбиләр" китабы белән таныштырып, авылыбызда яшәүче тыл ветераннары, сугыш чоры балалары турында сөйләде.
"Без тыныч, матур өйләрдә, тату гаиләдә яшибез, иркен мәктәпләрдә укыйбыз икән, белегез - бу җирдә безнең матур яшәвебез өчен меңләгән солдатның каны, әбиләребезнең ачы тире түгелгән. Бу яшьлекнең кадерен, тормышның ямен белеп яшәргә, бер - беребезгә мәрхәмәтле булырга кирәк.
Бу тынычлыкны яулап алып биргән ветераннарга, сугыш чоры балаларына, тыл ветераннарына безнең рәхмәтебез чиксез. Без аларның батыр хезмәтләрен һичкайчан онытырга тиеш түгел"- дип тәмамланды сүзен китапханәче. Чара ахырында Әхмәт Исхаковның " Кирәкми безгә сугыш" шигыре укылды. Укучыларга өй эше итеп, шушы темага рәсем ясап килергә кушылды.
https://vk.com/id175833150?w=wall175833150_5528%2Fall