Уньбинская сельская библиотека - филиал № 32

Зиннур Хөсниярга - 60.

Зиннур Хөсниярның матбугат мәйданындагы игелекле хезмәт башлангычлары бер «Салават күпере» басмасы белән генә чикләнми. 1997 елдан нәшер ителә башлаган «Таһир-Зөһрә» гаилә газетасы, 1999 елдан яшьләргә атап чыгарылган «Җүләр чак», өлкәнрәк укучыларны күздә тоткан «Яучы», медицинага кагылышлы «Әбүгалисина» газеталары һәм, ниһаять, 2001 елда нигезләнгән «Сәхнә» исемле театр һәм эстрада журналы — болар һәммәсе Зиннур Хөсниярның шәхси инициативасы һәм матди кайгыртуы белән, аның үз нашир-легендә һәм мөхәррирлегендә дөньяга килгән басмалар. 2001 елдан әлеге газета-журналлар 3. Хөснияр үзе оештырган «"Ак барс" нәшрият йорты» тарафыннан басып таратылалар. «Нәшрият йорты» соңгы елларда татар һәм рус телләрендә нәфис әдәбият һәм дини китаплар бастыру хезмәте белән дә шөгыльләнә.

https://vk.com/id175833150?w=wall175833150_5526%2Fall