Уньбинская сельская библиотека - филиал № 32

"Җәйге һава – тәнгә дәва»

Балалар күңеленә матурлык һәм мәрхәмәтлелек орлыклары чәчү, битарафлыкны җиңү, нәниләрне табигатьне саклаучылар итеп тәрбияләү - безнең изге бурыч. Шуңа күрә без үзебездән соң килгән буынга кешеләр тарафыннан җимерелгән бушлык түгел, ә шаулап чәчәк атып утырган җир калдырырга тиеш. Кечкенәдән үк табигатьне аңлап үскән бала гына киләчәктә дә аның матурлыгына сокланачак, гүзәллекнең шифалы йогынтысын күңел түрендә йөртәчәк. Үзе дә табигать байлыкларын әрәм-шәрәм итмәү, тере җан ияләре турында кайгырту өчен үзенең көчен кызганмаячак.

https://vk.com/id175833150?w=wall175833150_5522%2Fall