Матурлык эзләүче әдип.
“...гомерем буе матурлыкка табындым, матурлык эзләдем.Табигатьтән дә кешеләр күңеленнән дә. Һәм күп очракта эзләгәнемне таба тордым...” - дип яза язучы, драматург Габделхәй Сабитов.
Ул 1931 елның 28 июнендә Минзәлә районының Югары Тәкермән авылында туа. 1949 елда Күзкәй урта мәктәбен тәмамлагач, Иске Мәлкән һәм Түбән Тәкермән мәктәпләрендә укыта, читтән торып, Казан дәүләт университетында, 1956-1960 елларда Мәскәүдәге М.Горький исемендәге әдәбият институтында укый, соңыннан телестудиядә, «Ялкын» һәм «Чаян» журналлары редакцияләрендә эшли.