Сугыш урлаган балачак...
... Еллар үтә, һәр ел тарихта үзенең эзен калдыра. Еллар көннәрдән тора, ә һәр көн таң белән башлана. Шәмәк елгасы буенда урнашкан авылыбыз үз гомерендә күпме таңнар каршылаган!.. Һәр таң я шатлыклы, бәхетле көннең башлангычы була, я күңелләрне тетрәтерлек кайгы-хәсрәт алып килә. Ләкин таңга гына карап көннең нинди буласын алдан чамалап булмый. Кайвакыт, бигрәк тә җәйге аяз көннәрдә таңнар шундый матур булып ата, әйтерсең лә офыктан күтәрелеп килгән кояш нурлары бөтен дөньяга бәхет китерә, әйтерсең лә бу таң матурлыгы мәңгелек...