Уньбинская сельская библиотека - филиал № 32

XV #Әдәбимарафон

Раиль Гатауллин фикеренчә #әдәбимарафон татар халкына менә нәрсәләр бирде:

1. Китап укып кешенең тел байлыгы артты, күңел күзе ачылды, татарча китап укыган балалар да татарча аралаша башладылар. Укучы балаларның өлгереш сыйфаты артты, 4-5 билгеләренә генә укый башладылар.
2. Гаилә бердәмлеге артты, әти-әниләрне, әби-бабаларны, балаларны китап берләштерде, гаиләләр ныгыды.
3. Кешеләр максат куярга һәм 21 көн дәвамында максатларына ирешергә өйрәнделәр. Марафончылар башка төрле максатлар куеп та уңышка ирешә башладылар. Финанс ягыннан да хәлләре уңайланды.
4. Марафон кысаларында бик күп фикердәшләр-дуслар таптылар. Авылда, районда гына түгел, республикада һәм анннан чит төбәкләрдә яшәгән татарлар белән аралаша, дуслаша башладылар.
5. Язучылар һәм шагыйрьләр турында ишетеп кенә белгән булсалар, зур тантаналарда алар белән бергә күрештеләр, аларның кулларыннан бүләкләр алдылар, бергә фотоларга төштеләр, киңәш-нәсыйхәтләр тыңладылар. Аларның киңәшләре тагын да зуррак үрләр яуларга, бәхетле булырга, уңышка ирешергә ярдәм итәчәк. Бары тик тыңлый һәм ишетә белергә генә кирәк.
6. Китап укучылар саны арта бару белән бергә язучы-әдипләребез дә канатланып китте һәм алар үзләренең укучылары өчен тагын да яхшырак, яңарак әсәрләр иҗат итә башладылар. Бу, үз чиратында, татар әдәбиятын тагын бер адым алга күтәрде. Татарстан китап нәшриятында нәшер ителгән татар китаплары саны арта төште.
7. Татар халкының күтәрелүен күреп республикабыз җитәкчелеге дә канатланып куйды һәм татар халкы, татар милләте, татар теле үсеше өчен яңа кануннар яза, яңа мөмкинлекләр булдыра башлады. Бу үз чиратында татар мәгарифен генә түгел, татар фәнен үстерергә дә ярдәм итәчәк һәм милләтебез ныклы итеп яшәвен дәвам итәчәк.

Әдәби марафон унбишенче тапкыр 2021 елның 1 апреле көнне башланып китте. Сез дә кушыла аласыз, дусларым! Марафонның шартлары һәм  язмалар белән 21 көн дәвамында шәхси битемдә сылтама аша кереп танышып барырга мөмкин.

https://vk.com/id175833150