Кошлар - безнең дусларыбыз.
Яз җитүгә бар табигать уяна, җанлана башлый. Яз бик тә матур вакыт! Табигатькә тагын да ямь өстәп, көзен киткән кошларыбыз кире туган якларына кайталар. Иң беренче булып кара каргалар килә. Аларны күргәч, күңелле була. Алар артыннан сыерчыклар килә. Без аларны оялар ясап каршы алабыз. Көннәр җылынып беткәч, карлыгачлар, тургайлар, сандугачлар килә. Миңа сандугач сайравы ошый. Ул таң беленгән вакытта матур итеп сайрый.
Табигатьтә кошларны күзәтергә мин бик яратам, чөнки алар безнең дусларыбыз! Тулырак сылтама аша кереп укырга мөмкин.