“Минем тормыш”- минем кулда” - профилактик викторина.
Яшь буында сәламәт яшәү рәвеше булдыру – катлаулы мәсьәлә. Хикмәт шунда, бала бервакытта да сәламәтлекне тормыш нормасы, кыйммәтле байлык сыйфатында кабул итми. Шулай булгач, укучыны сәламәт яшәү рәвешенә кем өйрәтергә тиеш соң? Беренче карашка, бу сорауга да җавап ачык: укытучы, тәрбияче. Ләкин сәламәтлек өчен физкультура дәресләрендә, ял минутларында, тәнәфесләрдә төрле хәрәкәт күнекмәләре булдыру гына җитәме? Ә рациональ туклану, көндәлек режим һәм эшчәнлек төрләрен чиратлаштыру бу дәрес программасына гына кертелмәгән. Димәк, яшь буында сәламәт яшәү рәвеше булдыруда педагоглардан тыш, ата- аналарга да зур җаваплылык йөкләнә.
Сәламәтлек - иң зур байлык. Һәр кешенең, шул исәптән балаларыбызның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту һәр шәхес өчен, тулаем җәмгыять өчен зур әһәмияткә ия. Балаларыбызның сәламәтлеге –ул киләчәк буыннарның , милләтебезнең сәламәтлеге. Ә сәламәт булу өчен нинди яшәү рәвеше алып барырга кирәк соң?
Викторина сорауларын сылтама аша кереп укырга мөмкин.