"Җиңел юл авырлыгы".
Язучы-прозаик Нурислам Габдулла улы Хәсәнов 1941 елның 1 мартында Татарстанның Теләче районы Шәтке авылында колхозчы гаиләсендә туа. Шәтке җидееллык мәктәбен һәм 1959 елда Олы Нырсы авылы урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казанга килеп, 5 нче номерлы һөнәри-техника училищесында укый. Завод станокларын ремонтлау слесаре белгечлеге буенча һөнәри белем алгач, ул 1960-1964 елларда Казан моторлар төзү заводында хезмәт юлын башлый. 1964-1967 елларда Казакъстан якларында армия хезмәтендә була. Гаскәри хезмәт мөддәтен тутырып кайткач, янәдән элек эшләгән заводындагы хезмәтен дәвам иттерә, 1981 елга кадәр анда инженер, смена мастеры, өлкән мастер вазифаларын башкара. Шул елларда читтән торып укып Бөтенсоюз җиңел һәм текстиль сәнәгате институтының (Мәскәү) механика факультетын тәмамлый.
Язучы турында тулырак сылтама аша кереп укырга мөмкин.