"Балан чәчәге"
Илсөяр Иксанова –күпкырлы талант иясе. Ул –сагышлы шагыйрә дә, талантлы журналист та, өметле прозаик та. Язучының шигырьләрен берничә темага бхләргә мөмкин.
Беренче темага кагылган шигырьләр туган якка, балачакка багышлана. Анда ул үзенең иң бәхетле вакытларын искә ала. Туган ягының гүзәл табигате шагыйрәгә яшәү өчен көч, дәрт бирә, иҗатына ямь өсти.
Икенче тема - әниләр турындагы шигырьләре. Үз әнисен шагыйрә бик назлы хисләр аша искә ала. Өзелеп яратуы турында сөйли.
Өченче тема - күңелле мәктәп еллары, классташлары.
Дүртенче тема - Илсөяр Иксанованың туганнарына, тормыш-яшәешкә багышланган әсәрләре.