Илебез тарихында Сталинград сугышы.
2 февраль - Россиядә Хәрби дан көне, немец-фашист гаскәрләрен Сталинград шәһәре янында тар-мар иткән көн.
Сталинград көрәше 1942 елның 17 июлендә башлана. Ул икенче Бөтендөнья сугышында борылыш ясый. Әлеге көрәш барышында совет армиясе гитлер Германиясе гаскәрләрен тулысынча туктата.
Сталинград көрәше вакытында хәрби хәрәкәтләр җәелдерелгән гомуми мәйданның 100 мең кв. км. тәшкил итүе билгеле. Анда 2 млн кеше, 2 мең танк, 2 мең самолет, 26 мең берәмлек орудие катнаша. Нәтиҗәдә совет гаскәрләре фашистларның 2 немецлар армиясеннән, 2 - румын һәм тагын бер итальяннар армиясеннән торган коточкыч зур армиясен тар-мар иттеләр.
Бабаларыбыз безнең өчен гомерләрен биргәннәр. Менә шуңа күрә дә без бабаларыбызның батырлыгын мәңге онытмаска тиеш. Алар безнең бүгенге көнебез һәм киләчәгебез өчен кан койганнар. Шушы куркыныч сугышта катнашкан бабаларыбыз турындагы истәлек без аларны күпме истә тотсак, шуның кадәр яшәячәк.
Тулырак сылтама аша кереп укырга мөмкин.