"Күпсенмәгез күңеле яралыдан..."
Декабрь аенда инвалидлар көне билгеләп үтелә. Ункөнлек җәмгыятебезгә янәдән аларга даими игътибар бирү, социаль яклау кирәклеге турында искәртә.
Инвалидлар турында без еш кына мөмкинлекләре чикле кешеләр дип әйтәбез. Алар арасында физик мөмкинлекләре чикле булса да, рух һәм йөрәк ныклыгы, ихтыяр көче булган кешеләр дә күп.
Өмбе авылында яшәүче Шәрипов Радик тумыштан 2 группа инвалид. Аны әтисе тәрбияли. Ул һәрдаим ярдәмгә мохтаҗ. Авылыбызның игелекле кешеләре дә аның турында кайгыртып тора: тәмле күчтәнәчләрдән өзми.
Бер җылы сүзебезне жәлләмик әле күңелләре яралылардан, сөендерик аларны! Меңе белән савабы үзебезгә әйләнеп кайтыр!!!