Уньбинская сельская библиотека - филиал № 32

"Законнар кайда туа?"

Кирәкме соң безнең тормышта аерым кагыйдәләр, законнар? Ничек рәхәт булыр иде алар булмаса, мәктәпкә теләсәк барыр идек. теләмәсәк юк. Җәмәгать урыннарында үзебезне ничек телибез, шулай тотар идек.
Әйе, кайвакытта кешегә бернинди кагыйдәләр дә кирәк түгел кебек тоела. Ә чынлыкта исә син дә, синең дусларың да, әти-әниеңнәр дә билгеле бер кагыйдәләр буенча яшиләр. Кагыйдәләрсез юлда да йөреп булмый. Уен уйнаганда гына да билгеле бер кагыйдәләр кулланабыз. Кагыйдә бозылса, уеныбыз барып чыкмый. кәефебез бозыла. Без аерым кагыйдәләрдән башка, хәтта, аш кына да пешерә алмыйбыз. Шулпага башта токмач, бәрәңге, аннары ит салып куймыйбыз бит. Аш пешерер өчен дә аерым кагыйдәләр яши. Димәк, законнар - шул ук кагыйдәләр инде ул. Ә кагыйдәләрнең үтәлүе мәҗбүри. Алар илдә, тормышта тәртип урнаштыралар.
Законнар бик күп алар. Ә илнең төп законы – Конституция. Ул дәүләт төзелешен, Дәүләт хакимияте органнары төзелешен, сайлау системасын, гражданнарның бурычларын һәм хокукларын билгели.

Тулырак сылтама аша кереп укырга мөмкин.

https://vk.com/id175833150?w=wall175833150_5301%2Fall