Авылымда - гаиләм тарихы.
Авылыбызда үрнәк гаиләләр күп яши. Мөхәрләмовлар - иҗади, һөнәрле, күпбалалы гаилә. Алар авылыбызда гына түгел, район һәм республика тарафыннан оештырылган чараларда да актив катнашалар. Йортларының тирә-ягы шау чәчәккә күмелеп утыра. Балалары да тырыш. ВК челтәрендә бу гаилә турында язма чыкты һәм фотокүргәзмә эшләде.