"Яңа ел теләкләре"
Китапханәдә авылыбыз балалары өчен Чыршы бәйрәме үткәрелде. Әкият геройлары, Кыш Бабай, Кар Кызы тарафыннан әзерләнгән әдәби-тематик тамашада уеннар белән бергә актив китап укучы, төрле конкурсларда катнашучы балалар бүләкләнде. Биеп-җырлап, табышмаклар чишеп, Кыш Бабайның бүләкләренә ия булдылар. Бәйрәм күңелле узды!