Усадская сельская библиотека - филиал № 31

Әхмәт Ерикәй

2022 елда күренекле татар шагыйре Әхмәт Ерикәйнең тууына 120 ел тула.
Шагыйрьнең иҗат юлы киңкырлы. Ул поэмалар, лирик шигырьләр, мәсәлләр, дүртьюллыклар, җырлар, мәкаләләр яза, тәрҗемә итә. Ә. Ерикәйне үзенчәлекле шагыйрь итеп танытканы – кыска лирик шигырьләр һәм җырлар.
Татар совет әдәбиятында Ә. Ерикәй беренче чиратта җырлар язучы шагыйрь буларак билгеле. Аның сүзләренә язылган җырлар халык арасында киң таралган. Әдипнең иҗат эшчәнлеге татар җыр сәнгате корифейлары – М. Мозаффаров, Р. Яхин, З. Хәбибуллин, Җ. Фәйзи, С. Садыйкова һ.б. күренекле композиторларыбыз белән бәйләнгән.
Ә. Ерикәй 50-60 нчы елларда да актив иҗат итә. Ул бу чорда яшьрәк буын композиторлар, җырчылар белән берлектә, «Җәйнең матур аяз таңнарында» (Ф. Әхмәтов көе), «Тагын хуш ис бөрки сиреньнәр» (Н. Җиһанов көе), «Юллар» (Л. Айтуганов көе), «Кил, иркәм, гармунда уйнарга» (Ә. Фәттах көе) һәм башка дистәләгән әсәрләр яза.
Бөек Ватан сугышы елларында Ә.Ерикәй фронт газетасында хезмәт итә, совет сугышчыларын фашизмга каршы көрәшкә өндәгән шигырьләр, очерклар һәм җырлар яза. Сугыштан соңгы чорда шагыйрь поэмалар, лирик шигырьләр, мәсәлләр, дүртьюллыклар, җырлар, мәкаләләр яза, тәрҗемә итә. Ә. Ерикәйне үзенчәлекле шагыйрь итеп танытканы – кыска лирик шигырьләр һәм җырлар. Җыр итеп язылган шигырьләре халыкчан шигъри бизәкләр, тапкыр сүзләр, чорга хас иҗтимагый фикер-хис белән сугарылган. Аларның ритмик төзелеше, эчке аһәңе үзеннән–үзе көйне сорап тора, шуңа күрә композиторлар Әхмәт Ерикәй поэзиясенә еш мөрәҗәгать итәләр. 1982 елда шагыйрьнең җырлары аерым китапка тупланып «Ике йөз җыр» исеме белән басылып чыкты.
Әхмәт Ерикәй 1967 елның 15 сентябрендә Мәскәүдә вафат була.