Наркотикларсыз тормыш — бәхетле киләчәк
Татар-Әйшә авыл китапханәсе Халыкара наркоманиягә һәм наркобизнеска каршы көрәш көненә багышланган әңгәмә үткәрде! Бибилотекарь сәламәт тормыш сайлауның әһәмияте, зарарлы гадәтләрне кисәтүнең мөһимлеге һәм якыннарның сәламәтлегенә һәм иминлегенә аңлы мөнәсәбәт формалаштыру турында сөйләде. Әңгәмә тематик китап күргәзмәсе белән үрелеп барды.