«Мәрзия Фәйзуллина китапларын укыганда»
Татар Әйшәсе авыл китапханәсе нәни укучылар өчен искиткеч балалар язучысының тууына 95 ел тулуга багышланган мавыктыргыч чара үткәрде. Мәрзия Фәйзуллинаның шигырьләре тормышка, әйләнә-тирә дөньяга, туган җиргә мәхәббәт тәрбияли. Китапханәче китап күргәзмәсенә күзәтү ясады һәм язучының укучыларга бик күп уңай эмоцияләр бүләк итүче, яхшылыкка, дуслыкка һәм аңлауга өйрәтүче кызыклы һәм якты әсәрләре белән таныштырды.