«Мин Пушкинны яңадан укыйм...»
Татар Әйшәсе авыл китапханәсе бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкин иҗатына багышланган китап күргәзмәсе әзерләде. Килүчеләр Пушкинның тылсымлы дөньясына чумдылар һәм аның үлемсез юлларының тылсымын тойдылар.. Күргәзмә гаҗәеп тарихлар һәм Әкият маҗаралары дөньясына чумып, гаилә белән вакыт уздыру өчен менә дигән сәбәп булды.