Татаро-Айшинская сельская библиотека - филиал № 30

Вахта Памяти "МЫ ПОМНИМ"

#Победа75#ТатароАйшинскаясельскаябиблиотека#МЫПОМНИМ
Вахта Памяти "МЫ ПОМНИМ"

К вахте памяти присоединилась уроженка села Татарская Айша Асхадуллина Халида и написала стихотворение, посвященное Дню Победы
75 нче язны каршылыйбыз,
Иң зур Бәйрәм,Җиңү Бәйрәмен!
Баш иябез,тынсыз һәйкәлләргә,
Бүләк итеп чәчәк бәйләмен!

Ветераннар! Рәхмәт әйтәм сезгә,
Йөрәгемнең иң-иң түреннән!
Безгә тыныч тормыш бирер өчен,
Һәммәгезнең.каны түгелгән!

Һәр ел саен ,шушы Бәйрәм көнне,
Сыкрап-сыкрап куя йөрәкләр.
Сезнең рәтләр,сирәгәя бара,
Ә сауларга,изге теләкләр!!!

Рәхмәт сезгә, тыныч тормыш өчен,
Рәхмәт сезгә,якты кояшка!
Бүләк итәр идем гөл-чәчәкләр,
Сыялмаслык хаттә кочакка!

Шул көннәрне искә аласыз да,
Күзегездә яшьләр ялтырый....
Ә яшь буын,аңлап бетермичә,
Сезгә карап, бераз аптырый....

Күк йөзләре,һәр чак тыныч булсын,
Килмәсен һич сугыш ялкыны.
Үткәннәргә кире кайтасыздыр,
Шушы көнне...еллар аркылы...

Халидә Асхадуллина