Алла сүзе кебек күп исемле:
Ашлык, иген, икмәк, ипекәй!
Аш сүзеннән күчкән ант сүзенә-
Ант иткәннәр тотып ипекәй.
Урак урган татар хатыннары,
Бәбәй йөрткән килеш карында.
Иген урган урак кендек бавын
Ничә кискән арыш кырында!
"Солы урагында таптым сине,
Апаң туды борчак чапканда",-
Икмәк календаре белән көне,
Ашлык гены халкым канында.
Ә ул генда тук башаклар шавы,
Калач йөзле көләч таңнар бар.
Ил тамагын уйлап кырда куна
Арыш урагында туганнар.
Кемдер анда кылыч кайраганда-
Саллы корал, димәк, дәлилгә-
Татар хатыннары яңа оннан
Камыр изә икмәк-хәләлгә.
"Ипекәй!"-дип илдә ант иткәндә
Йөзе якты, сүзе хикмәтле.
Башка дәлил аңа кирәк түгел,
Татарстан кулы икмәкле!
Бөтендөнья ипи көне
Бөтендөнья ипи көне
"Общение" хатын-кыз клубында хуҗабикәләр ипи пешерү сөрләре белән бүлештеләр