"Кем зирəк һəм кем тизрəк!"
Китап – безнең тормышта иң мөһим, иң кирәкле әйбер. Ул киңәшче дә, ярдәмче дә уйландыручы да, дөреслеккә юл күрсәтүче дә. 2 апрель — Халыкара балалар китабы көне. Бөтендөнья балалары яратып укый торган әкиятләрнең авторы Ганс Христиан Андерсен 1805 елның 2 апрелендәтуган. 1967 елдан бәйрәм ителүче Халыкара балалар китабы көне нәкъ менә бөек әкиятченең туган көнендә билгеләнә дә инде. Балалар китабы көне унаеннан Айбаш авылы китапханәсендә "Кем зирəк һəм кем тизрəк!" ярыш-уены уздырылды. Кичә барышында укучылар Х.Г.Андерсен әкиятләре буенча сәяхәт иттеләр.