"Кошларны саклыйк"
1 нче апрель көнне мәдәният йорты белән берлектә "Кошларны саклыйк" исеме астында викторина үткәрдек. Укучылар ике командага: "Сыерчык" һәм "Карлыгач" ка бүленеп ярыштылар. Сынамышлар, табышмаклар әйтештеләр, "К" дан башланган кош исемнәре әйттеләр, төрлечә киселгән фигуралардан кош рәсеме төзеделәр, буталган хатны укыдылар һ.б.лар. Максатыбыз: кошлар турында балаларның белемнәрен тирәнәйтү, канатлы дусларыбызга карата игътибарлылык тәрбияләү, кошларны сакларга кирәклеге турында аңлату.