"Нәүрүз"
Нәүрүз – фарсыча “яңа көн” дигәнне аңлата. Ул бик борынгыдан килгән бәйрәм – Яңа елны каршылау бәйрәме булган. Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга – 21-22 мартка туры килгән. Шулай ук бу бәйрәм безнең төбәкләрдә, язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме булып санала. 22 нче март көнне Айбаш авылы мәдәният йорты каршында иртәдән үк әлеге бәйрәмгә чакырып музыка уйнап торды. Авыл халкы, мәктәп укучылары бәйрәмгә җыелды.Казанда тәмле ботка пеште, самоварда чәй кайнады. Төрледән-төрле уеннар уйнагач, концерт номерлары тыңлагач килгән кунаклар коймак белән чәй эчтеләр.